САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда «Безнең ишегалды – игелекле куршеләр» дигән чара үтте

Район үзәгендә ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә.

Район үзәгендә ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә.
25 августта Сарманның «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән «Сельхозтехника» урамындагы 8,10, 14 нче йортларында яшәүчеләр - “Күршеләр - иң якын кешеләр”, 27 нче, 28 нче, 29 нчы йорт ишегалларында яшәүчеләр «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» дип исемләнгән бәйрәм чарасына җыелдылар. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм төзүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Бу йортларда яшәүчеләр дә үзләренең зур сөенечләре белән бик теләп уртаклаштылар. 48 ел буе 10 нчы йортта яшәүче Тәслия Фәсхетдинова район башлыгына, төзүчеләргә чын йөрәгеннән рәхмәтләрен җиткерде.
Бу урамда бик тырыш, уңган, кешелекле кешеләр - күршеләр гомер итәләр. Тату, матур гомер итүче, бер-берсенә мәхәббәтләрен еллар агымында югалтмыйча, үз балаларына гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә үрнәк булып сокландырып яшәүче парлар белән дә таныштылар бәйрәмдә катнашучылар. Әлбәттә, андый гаиләләр соклану хисе уяталар. Марс абый белән Тәслия апа; Вәсимә апа белән Атлас абый; Гөлира белән Рафис Мансуровлар һәм башкалар - шундыйлар рәтендә. Бәйрәмдә шәфкать туташлары Илмира, Гүзәл һәм бу ишегалдында яшәүче хөрмәтле ханымнар турында да сөйләнелде.
Бәйрәм җырлар, шигырь укулар, биюләр белән үрелеп барды. Балалар өчен мастер класс үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар кайнар коймак һәм үлән чәйләре белән сыйландылар.
Очрашу күмәк биюләр, кызыклы уеннар, истәлеккә фото белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев