Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясе Әлмәт территориаль идарэсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе, Сарманның «Яшь техниклар үзәге», район ДОСААФ бүлеге белән берлектә машина йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи – 2018» бәйгесе үткәрә.
Бәйгедә катнашучылар 2 төрле сынау үтәчәкләр:
1) Юл кагыйдәләре белгечләре;
2) Транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү;
Конкурс 3 августта 09.00 сәгатьтә башлана.
Җыелу урыны: район ЮХИДИ бинасы (Профсоюз урамы, 19 йорт)
Катнашучыларның «В» категорияле транспорт йөртү таныклыклары һәм транспорт чарасын йөртү хокукына ия икәнлекне исбатлаучы документлары булырга тиеш.
Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
1 урын – видеорегистратор.
2 урын – автомашина компрессоры.
3 урын – автомобиль йөртүче наборы.
Заявкалар 2-61-21, 8- 917- 873- 74- 76 телефоннары буенча кабул ителә.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
Нет комментариев