САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарман хоккейчылары яңа формалы булдылар

Казанда Боз сараенда узган чарада Сарман районының хоккей спортын сөючеләренә дә яңа костюмнар бүләк иттеләр.

Россиянең атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Гагарин Кубогына ия танылган хоккейчы Данис Зарипов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка балалар хоккей командаларын яңа экипировкалар белән тәэмин итү тәкъдиме белән чыга. Әлеге фикер хупланып, “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында республиканың 41 спорт мәктәбе балалар хоккей командасы “Заряд” экипировкасы белән тәэмин ителә. Республика казнасыннан уен һәм капка формалары, кәшәкәләр алыр өчен финанс бүленә.  
Сарман районы хоккейчылары да бүләксез калмыйлар.
- Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы депутаты – хоккейчы Данис Зарипов, республиканың спорт министры Владимир Леонов, ТР хоккей Федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев катнаштылар. Безнең укучыларга да 18 комплект бирделәр. Яңа формалар яшь хоккейчыларга бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Хәзер спортчыларыбызга максатларына ирешер өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Мондый ярдәм – Татарстан хоккеен үстерүгә зур өлеш кертер һәм үз нәтиҗәләрен күрсәтер, дип ышанабыз. Бүгенге көндә Җәлил Боз сараенда дүрт төркемдә 75 бала хоккей белән шөгыльләнә. Шуларның берсе – кыз бала. Һәр шимбәдә массакүләм бозда шуулар да оештырыла. Без – тренерлар Максим Данилов, Андрей Размочаев һәм мин укучыларда кәшәкәле уенга мәхәббәт, ныклык, җиңүгә омтылыш тәрбияләргә тырышабыз, - диде Ирек Хафизов. 
Әлбәттә, җитәкчелек тарафыннан мондый югары игътибар яшь спортчыларны яңа җиңүләргә рухландырыр, дәрт-дәрман өстәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев