Сарман гимназиясендә автошәһәрчек ачылды
Бүген район үзәгендәге Сарман гимназиясендә автошәһәрчек ачылды.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова әйтүенчә, мондый бүләк республика оешмасыннан районга елга бер генә тапкыр бирелә. Узган ел Сарманның “Кояшкай” балалар бакчасына “Юл азбукасын өйрәнәбез” дигән интерактив комплекс кайтса, быел автошәһәрчек белән сөендерделәр һәм ул Сарман гимназиясенә эләкте.
– Элек без конкурсларны яшь техниклар станциясендә үткәрә һәм анда автошәһәрчектә булган шартлар юк иде. Хәзер Сарман гимназиясе база мәктәбе булып тора һәм без “Куркынычсыз көпчәк” һәм башка бәйгеләрне шушы шәһәрчектә үткәрәчәкбез, – диде Алсу Ситдыйкова.
Тантанада гимназиянең беренче сыйныф укучылары һәм яшь юл инспекторлары катнаштылар.
– Бүген бездә – зур чара, безгә бик матур автошәһәрчек бирделәр. Күрәсезме, светофорлар янып тора, шушында ук – бик матур велосипед. Болар барысы да – сезнең өчен, сез юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшылап өйрәнсен өчен, – диде гимназия директоры Ләйлә Алексеева, аларны котлап.
Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова да балаларга иң матур теләкләрен җиткерде.
– Мондый мәйданчык – сездә генә. Аны саклап тотыгыз, ул яңа җиңүләргә, яңа уңышларга старт бирсен. Иң мөһиме – укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итсен, – диде ул.
Соңыннан сүз “Куркынычсыз көпчәк” район конкурсының җиңүчесе – гимназиянең Алсу Гыйниятуллина җитәкчелегендәге яшь юл инспекторларына отрядына бирелде. Алар юл кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге хакында әйтеп үттеләр. ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторы Радик Шәмсиев та балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Ә кызыл лентаны кисү хокукы Алсу Ситдыйкова, Гөлназ Исмәгыйлова һәм Ләйлә Алексеевага бирелде. Автошәһәрчектән беренче тапкыр велосипедта үтү хокукына “Куркынычсыз көпчәк” район конкурсы җиңүчесе Реналь Фәрхетдинов лаек дип табылды. Беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр сафына кабул итү дә дулкынландыргыч булды. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр, кызыклы уеннарда катнаштылар, җәяүлеләр белергә тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәргә ант бирделәр.
– Сез хәзер чын җәяүлеләр булдыгыз. Бу автошәһәрчектә сезгә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр бар, шулай ук бәйгеләрдә җиңү ихтималыгыз да артты. Юлларыгыз һәрвакыт имин булсын, – диде Алсу апалары, аларга уңышлар теләп.
Ул балаларга бүләккә яшь җәяүле дәфтәре һәм яктылык кайтаргыч элементлар да алып килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев