Сарайлы балалар бакчасы нәниләре Кыш бабайны каршы алырга әзер!
Ел фасылының hәрберсенең үз матурлыгы бар.Кыш – ел фасылларының ин салкын hәм чиста вакыты. Җир өсте ап-ак кар белән, ә елгалар, күлләр hәм башка сулыклар боз белән каплана.
Кыш килүгә, Сарайлы балалар бакчасы нәниләре аеруча шатлана. Чөнки алар өчен зарыгып көткән бәйрәм якынлаша. Кыш бабай килүгә шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнәләр. Кардан кар бабайлар, төрле җәнлек сыннары әвәлиләр, таулар ясап шау-гөр килеп шуалар, кар атышалар. Яңа елда кардан ясалган Кыш бабай белән кар кызы бәйрәмнең төп геройлары булып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев