Саклаубашта кич утырдылар
Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Сарман бүлеге һәм аның актив әгъзалары районыбыз хатын-кызларын халкыбызның матур гореф-гадәтләре нигезендә милли җанлы, бай рухлы итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр.
Бу араларда алар үзләренең очрашуларын авылларда да үткәрәләр. Чәршәмбе көнне алар алтынчы авылда – Саклаубашта булдылар. Оешманың район бүлеге җитәкчесе Ильмира Салихова очрашуда катнашучыларны үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды. Соңыннан “Ак калфак”лылар апаларны, ханымнарны, мәктәп укучыларын калфак тегәргә, май канаты ясарга өйрәттеләр. Кич утыруда алар бергәләп халкыбыз җырларын җырлап та алдылар. Очрашу халкыбызның милли ашлары белән бизәлгән табын артында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев