Саклаубаш мәктәбе укучылары кошларга җимлекләр элделәр
Хәбәрләр

Саклаубаш мәктәбе укучылары кошларга җимлекләр элделәр

Бүген Саклаубаш мәктәбенең 6 сыйныф укучылары, “Кошларга ярдәм итик!” акциясенә кушылып, өйләрендә якыннары белән бергәләп ясап алып килгән җимлекләрне элделәр.

Аларга бу эштә мәктәпнең ремонтчысы Зөфәр абый булышкан.
- Җимлекләргә төрле ярмалар кушылган җим салдык һәм алма бакчасындагы агачларга элдек. Җимне Илфар алып килде, ул җим әзерләргә бик оста, - дип хәбәр иттеләр Саклаубаштан.


Нет комментариев