“Шәфкать” үзәге булачак әниләрне кунакка чакырды
Бүген “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә йөкле хатын-кызлар көнен бәйрәм иттеләр.
Киңәш-табышлы, мавыктыргыч, файдалы очрашу булды ул.
- Биредә өй җылысы сизелә, күңелгә рәхәт, - диделәр чарага килгән Сарман үзәк район хастаханәсе табиб-акушерлары Рано Рәхмәтова белән Замирә Шокирова.
Иң элек бәйрәм кунакларын үзәк директоры Ландыш Мөхлисуллина сәламләде, булачак әниләргә матур теләкләрен җиткерде.
Табиблар йөклелек этапларының, булачак әниләр өчен җаваплы чорның әһәмияте хакында сөйләделәр. Шулай ук йөкле ханымнар психолог киңәшләре дә алдылар. Үзәк психологы Камәрия Харисова үзенең ярдәмен тәкъдим итте.
Үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Гүзәл Рафикова, Социаль фонд хезмәткәре Айгөл Тимашева йөкле хатын-кызларга социаль ярдәм чаралары хакында сөйләделәр. Район мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова декрет ялында вакытта өстәмә белем алу мөмкинлеге барлыгын әйтте. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Рәзинә Гарифуллина белән Алсу Нариманова бик күңелле квест үткәрделәр, кызыклы викторина сораулары бирделәр, китапханәдә булачак әниләргә ярдәмгә булган китаплар белән таныштырдылар.
Очрашу мул ризыклы табын артында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев