Җайланманың бәясе 85 мең сум тора.
Россиядә тыңлаудан саклана һәм ватып булмый торган телефон сата башладылар. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.
Ул җайланманың бәясе - 85 мең сум.
"Аңа юридик зат заказ бирә ала, ә аннары сатарга мөмкин. Ваклап сату төре булган очракта, шәхси затка, аны сатып алу мөмкин түгел", - диелгән хәбәрдә.
Хәзерге вакытта аппаратта үз эшләнмәләренең операция системасы урнаштырылган. Мәгълүмати куркынычсызлык максатларында ул бик нык кыскартылган.
Фото:https://pixabay.com
Нет комментариев