Россия Төркиягә сыер итенең беренче партиясен җибәрде
Хәбәрләр

Россия Төркиягә сыер итенең беренче партиясен җибәрде

Вице-премьер сүзләренчә, Төркиядән һәм Якын Көнчыгыш илләреннән иткә сорау бар.

Россия Төркия базарына сыер итенең беренче партиясен җибәрде. Бу хакта вице-премьер Алексей Гордеевка сылтама белән RT хәбәр итә.

Гордеев сөйләвенчә, Төркиядән һәм Якын Көнчыгыш илләреннән иткә сорау бар.

 

Ул шулай ук Кытай базары да ачылачагына ышаныч белдерде.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, бүгенгә алты ел дәвамында чит илгә чыгарылган ит продукциясен 1 млн тоннага кадәр арттыру бурычы тора.

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев