Районның XI сыйныф укучылары бүген химия һәм тарих фәннәреннән имтихан тапшырдылар
Хәбәрләр

Районның XI сыйныф укучылары бүген химия һәм тарих фәннәреннән имтихан тапшырдылар

Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнары бара.

 IX сыйныфны тәмамлаучылар аларны 24 майда – чит телләрдән, 28 майда – рус теленнән, 30 майда җәмгыять белеменнән тапшырдылар. Иртәгә, 1 июньдә, укучыларны ана теленнән имтихан көтә. 4 июньдә – химия һәм информатика, 6 июньдә – математика, 11 июньдә – литература, физика, информатика һәм биология, 14 июньдә тарих белән география фәннәреннән тапшырачаклар. 
XI сыйныф укучылары 29 майда математикадан имтихан тапшырдылар, бүген, 31 майда – химия белән тарихтан. Киләсе имтихан 3 июньдә – рус теленнән. 5 июньдә – физика белән инглиз телен , 10 июньдә – җәмгыять белемен, 13 июньдә информатика һәм ИКТ, биологияне сайлаучылар тапшыра.

Фото:https://pixabay.com/ru/


Нет комментариев