Район үзәгенең Ленин урамындагы 61 йорт яңа коймалы булды
Күптән түгел район үзәгендәге Ленин урамының 61 йорты яңа коймалы булды.
Әллә каян игътибарны үзенә җәлеп итеп, йортка ямь биреп тора ул. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриевның хәбәр итүенчә, бу эш узган елгы үзара салым акчасына башкарылган. — Узган ел барлыгы 1 километр тирәсе койма тотуны планлаштырган идек.
Ниһаять, бу эш төгәлләнде. Бүгенге көндә 2020 ел өчен үзара салым акчасын җыю дәвам итә, озакламый бу акчаларга дәүләт ярдәме дә кушылырга тиеш, - ди Николай Иванович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев