САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша

Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша.

 Биредә стена, идән, түшәмнәр, электр линияләре, су, җылылык, канализация, вентиляция, янгыннан саклану системалары, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган, түбә яңадан ябылган. Һәр бүлмәгә су югычлар урнаштырылган, кул киптергеч җиһазлар куелачак, телефон, интернет кертеләчәк. Табибларга эш бүлмәләрен халыкка керү өчен җайлырак булган 1 нче каттан бирү планлаштырылган. Шулай ук авыруларның маршрутлары ныклап уйланылган, бер-берсе белән мөмкин кадәр очраштырмау юллары каралган. Бүгенге көндә биредә соңгы төзекләндерү, бизәү эшләре башкарыла.Төзекләндерү эшләре өчен федераль казнадан 86,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев