Район десантчыларына Почет грамоталары тапшырылды
Хәбәрләр

Район десантчыларына Почет грамоталары тапшырылды

Узган атнада район үзәгендә һава десанты гаскәрләренә һәм аларга һәйкәл ачылу тантанасында һәйкәл төзелешендә актив катнашкан сарманлыларга - десантчы егетләребез Айнур Сәетов, Рәшит Фәррахов, Салават Минһаҗетдинов, Илгизәр Зәйнаков, Артур Гафиятуллин, Айрат Яруллин, Денис Мөхәммәтгәрәев, Радик Дәүләтшин район Советының Почет грамоталары тапшырылды.

. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән берлектә Татарстан Республикасы ДОСААФ төбәк иҗтимагый дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Дамир Диниуллов тапшырды.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары


Нет комментариев