САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район беренчеләренә беренче тапкыр кыңгырау шалтырады

Кеше тормышында истәлекле вакыйгалар күп.

Шуларның берсе, мөгаен, беренче тапкыр мәктәпкә барудыр. Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә беренче кыңгырау чыңлады. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән нәниләр өчен ул тормышларындагы иң беренчесе булды. Ак алъяпкычлар япкан, күбәләктәй бантлы кызлар, егетләрчә киенгән малайлар, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, беренче тапкыр белем аласы мәктәпләренә килделәр, укытучылары белән таныштылар. Алар өчен парталар да, класс тактасы да, мәктәп коридорлары да – барысы да әлегә яңа һәм кызыклы.
Сарман урта мәктәбендә үткән тантана да укучылар, әти-әниләр күңеленә матур мизгелләре белән кереп калачак. 1, 9, 11 сыйныфлар өчен ул аеруча истәлекле. Быел мәктәпкә 41 бала укырга керә. Яңа уку елы башлану белән иң элек мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова тәбрикләде. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Ришат Хуҗин да изге теләкләрен җиткерделәр. Җырлар да бүген үзгә яңгырады. Дулкынландыргыч мизгелләр шаукымында яңа уку елына старт бирелде. Унберенчеләр беренче сыйныфка керүчеләргә белем ачкычын тапшырдылар, тырышып укырга, акыллы һәм сәламәт булуларын теләделәр. Кечкенәләр дә, үз чиратларында, мәктәпне, укытучыларны яратырга, сынатмаска сүз бирделәр.

Альбина Сабирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев