Рамазановлар Татарстан Рәисе янында кунакта булдылар
Бүген Казан Кремлендә республиканың үрнәк гаиләләрен Республика көне уңаеннан бәйрәмгә җыйдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү оештырылды. “Әлеге күркәм чара быел унынчы тапкыр үткәрелә. Шушы дәвер эчендә анда 500дән артык күркәм гаилә катнашты”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина. Безнең районнан әлеге чарада Сарман авылында яшәүче Миргаяз һәм Рәйсә Рамазановлар катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев