Районның күп балалы гаиләләренә таныклык бирәләр
Районда 603 күп балалы гаилә исәпләнеп, аларда 1975 бала тәрбияләнә. 3 бала тәрбияләгән – 489, 4 баласы булган 77 гаилә бар. Биш балалы – 26, алты баласы булган – 7, җиде балалы 4 гаилә яши.
Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларына олы баласы 18 яшькә кадәр булган яки белем бирү учреждениесендә көндезге бүлектә белем алучы баласына 23 яше тулмаган гаиләләр дәгъва кыла алалар.
Россия Федерациясе Президентының «Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»гы агымдагы елның 23 гыйнварында чыккан 63 санлы Указын гамәлгә ашыру максатларында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 29 июнендә дөнья күргән 1725-р номерлы Күрсәтмәсе нигезендә, Россия Федерациясендә күпбалалы гаилә статусын раслый торган таныклыкның бердәм үрнәге расланган.
- Күрсәтмә нигезендә Указ үз көченә кергән көнгә гамәлдә булган таныклыкны яңадан рәсмиләштерү яки яңаны бирү каралган. Татарстан Республикасы территориясендә таныклык бирү бер вакытта, ягъни агымдагы елның 2 октябрендә гамәлгә ашырыла башлады. Социаль яклау бүлегенә чакырылу датасын күрсәтеп, һәр гаиләгә СМС-хәбәрләр җибәрелә. Кызганычка каршы, исемлектә телефон номерлары һәм электрон почталары күрсәтелмәгән гражданнар да бар. Аларның үзләренең безнең белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз, – диде бу уңайдан Лилия Мирзаһит кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев