Районның иң матур гаиләләре ачыкланды
Россиядә Гаилә елы уңаеннан районда «Гаилә — бәхетле йолдызлык» дип аталган фестиваль-бәйге игълан ителгән иде.
Февраль аенда аның зоналарда сайлап алу туры үткәрелде. Анда 17 авыл җирлегеннән сәләтле һәм матур гаиләләр катнашып, аларның 8е җиңүче дип табылды. Бүген районыбыз мәдәният йортында әлеге бәйгенең муниципаль туры үткәрелде һәм тамашачылар җиңүчеләр белән таныша алдылар. Болар — Яңа Әхмәт авылыннан Марат һәм Раушания Вәлиевләр, Зур Нөркәйдән Илшат һәм Гөлназ Хәкимовлар, Иске Кәшердән Рөстәм һәм Алсу Харисовлар, Иске Минзәләбаштан Маннур һәм Ләйсән Фәсәховлар, Сарайлы авылыннан Нәркиз һәм Лилия Мөхәммәтовлар, Сарысаз-Тәкермәннән Эльмир һәм Диләрә Мөхәммәтовлар, Каташ-Караннан Данияр һәм Анжела Мәхмүтовлар, Иске Әлмәт авылыннан Айдар һәм Алия Ситдыйковлар.
Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Соңыннан бәйгедә катнашучылар үз гаиләләре белән таныштырдылар, һөнәрләрен күрсәттеләр.
Җиңүчеләр:
I урында — Иске Минзәләбаштан Фәсәховлар гаиләсе
II урында — Сарысаз-Тәкермәннән Мөхәммәтовлар һәм Яңа Әхмәттән Вәлиевләр гаиләләре
III урында — Иске Кәшердән Харисовлар һәм Зур Нөркәйдән Хәкимовлар гаиләләре
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Иң зыялы гаилә» — Иске Әлмәттән Ситдыйковлар
«Иң зәвыклы гаилә» — Каташ-Караннан Мәхмүтовлар
«Иң музыкаль гаилә» — Сарайлы авылыннан Мөхәммәтовлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев