САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районның «Алдынгылар»ы белән хезмәттәшлеккә килешү төзелде

Сарман матбугат үзәгенә кунакка районның “Алдынгылар Хәрәкәте” активистлары килделәр.

Позитив, креатив, оптимистик рухта фикерләүләре белән, алар үзләренә карата тагын да ныграк хөрмәт яуладылар. 
“Сарман” газетасы битләрендә без яшьләрнең эшчәнлеген киң яктыртабыз. Барлык “Алдынгылар” исеменнән Совет рәисе Инсаф Җәләев журналистларга рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә редакция белән хезмәттәшлек тәкъдим итте. “Басма матбугатны бернәрсә дә алмаштыра алмый, кулга тотып укыган газета белән Интернет язмалары уку арасында аерма зур”, - диде ул. «Алдынгылар Хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Кәлимуллина да яшьләрнең фикеренә кушылды. 
Килешенгәнчә, киләчәктә “Сарман” газетасы битләрендә “Алдынгылар”га багышланган махсус сәхифә чыгып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев