САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районга Дәүләт комитеты рәисе эшлекле сәфәр кылды

Бүген район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашында семинар узды.

Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Чарага Сарман районында яшәүче шәхси шәҗәрәчеләр, язучылар, туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар чакырылган иде. Семинарның төп максаты булып «Ядкяр» порталы мөмкинлекләрен тәкъдим итү, аны тулыландыру һәм үстерү өчен киләчәк хезмәттәшлек форматын эшләү иде.
Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты 2019 елдан «Ядкяр» генеалогия порталы проектын гамәлгә ашыра, республика халкын архив документларын тәрҗемә итү һәм индексацияләү нигезендә төзелгән дөрес һәм тулы шәҗәрәләр белән тәэмин итү максатын куя. Район тарихчылары әлеге проект белән бик кызыксындылар һәм бу юнәлештә эшләүгә теләктәшлек белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев