Районга бөек җырчыны зурларга кунаклар җыелды
21 февраль - Туган тел көнендә Сарманда зур иҗат чарасы уза.
Бүген район дәрәҗәле кунаклар кабул итә. Бөек шәхес - легендар җырчы Илhам Шакировның 90 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган "Илhам чишмәсе" исемендәге V төбәкара җыр бәйгесе фестиваленә чит өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребез дә килгәннәр. Чарада катнашучылар Сарманда иң элек Бөек Ватан сугышы hәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Аннан мәшhүр җырчыга Илhам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбе каршында куелган бюстына тере чәчәкләр салдылар. Фестиваль кысаларында "Сарман ягы - Илhамлы як" республикакүләм фәнни-гамәли, туган якны өйрәнү конференциясе дә үтә.
18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында җыр бәйгесенең йомгаклау концерты узачак. Анда күренекле җырчылар - якташларыбыз Зөhрә Сәхәбиева, Зөhрә Шәрифуллина hәм бәйрәм кунаклары Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Резедә Галимова, Эльвира Сәләхова, Сәид Галиуллин hәм бәйге җиңүчеләре чыгыш ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев