Райондашларыбыз мобилизацияләнгән якыннары белән очраштылар
.
Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин инициативасы белән мобилизацияләнгән егетләрнең туганнары белән очрашу оештырылды. Автобусларда “Казан Экспога” һәм танк полигонына илледән артык кеше барып кайтты. Ир-егетләргә күчтәнәчләр, көндәлек кирәк-яраклар тапшырылды.
Очрашу мизгелләре бик дулкынландыргыч узды. Батырларыбызга исән-имин туган якларына җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев