САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда Укытучы һәм остаз елына йомгак ясадылар

Бүген район мәдәният йортында РФдә Укытучы һәм остаз елына йомгак ясадылар.

 Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм мәгариф хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләде. Хезмәтләрендә уңыш казанганнар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район Советының Почет грамоталарына ия булдылар. Тантанада катнашучыларны район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова сәламләде. Ул узып баручы хезмәт елы казанышларына тукталды һәм Бөтенрәсәй күләмендә уздырыла торган «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең муниципаль этап призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләде.

Җәлил гимназиясенең математика укытучысы Рилия Халикова — «Ел укытучысы», Җәлилнең «Кызыл калфак» балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Сәлемгәрәева «Ел тәрбиячесе» буларак танылдылар. Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Насыйбуллина — «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе», Сарман гимназиясе укытучысы Чулпан Нәҗметдинова «Иң яхшы татар теле укытучысы» исеменә лаек булдылар. «Педагогик дебют» номинациясендә Җәлил беренче санлы урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Гәрәйшина җиңүче калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев