САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда төзүчеләрне һәм спортчыларны зурладылар

Бу атнада ял көннәрендә ике бәйрәм билгеләп үтелә.

Августның икенче шимбәсендә физкультурачыларны тәбрикләсәләр, якшәмбесендә төзүчеләрне зурлыйлар.
Шул уңайдан бүген район Үзәк ял паркында тантаналы чара оештырылды. Тематик концерт номерлары котлаулар белән үрелеп бардылар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин алдынгы спортчыларны һәм төзүчеләрне котлап үтте, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. 
Чарада яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов та чыгыш ясады. Ул спорт өлкәсендә хезмәт куючыларга, көн дәвамында оештырылган ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга шулай ук Рәхмәт хатлары, бүләкләр, чәчәкләр тапшырды. Бәйрәм дәвамында ГТО мәйданчыны да эшләде, кино күрсәтелде, дискотека оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев