САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда санитар икеайлык старт ала

.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 14 мартында чыккан 625-p санлы боерыгы нигезендә районда Башкарма комитет җитәкчесенең “Санитар чистарту, яшелләндерү һәм районның торак пунктларын төзекләндерү буенча икеайлык үткәрү турында” 26 санлы карары дөнья күрде. Шул рәвешле агымдагы елның 1 апреленнән 31 майга кадәр авыл җирлекләре арасында бәйге игълан ителә. Җиңүчеләр – өч призлы урынга, актив катнашкан өчен өч кызыксындыру бүләгенә ия булучылар Сабан туенда билгеләнәчәк. Район халкы “Иң төзек йорт” бәйгесендә катнаша ала. Икеайлык кысаларында көнкүреш калдыклары полигонда бушлай кабул ителәчәк. Эшләрне барлап, контрольләп торыр өчен, махсус штаб төзелгән, чаралар планы булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев