САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда Өлкәннәр Сабан туе узды

-

 

Бүген Даулы болын өлкәннәребезнең шат авазларыннан гөрләп торды. Алар җырладылар, биеделәр, төрле ярышларда, уеннарда көч сынаштылар. Беркем дә бүләксез калмагандыр, мөгаен. Районыбызның өченче буын вәкилләрен, физик мөмкинлекләре чикле гражданнарын район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Ул агросәнәгать өлкәсе ветераны Мөзәккирә Зариповага ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Почет грамотасын тапшырды. Район ветераннар һәм пенсионерлар Советы, инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов та тәбрик сүзләрен җиткерде һәм юбилярларга, актив ветераннарга, уртак бәйрәмнәрен билгеләп үтүче гаиләләргә, авыл җирлекләренең “Балкыш” фестивале җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре тапшырды. 

“Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе-баш мөхәррир Альбина Сабирова матбугат үзәге оештырган “Үткәннәрне сагынасызмы?” иҗат бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде, өлкәннәребезне Сабан туе белән тәбрикләде. “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да сәламләде. Ул, “Сарман”, “Новый Сарман” газеталарына яздыру кампанияләрендәге активлыгы өчен “ТАТМЕДИА” җәмгыяте генераль директорының Рәхмәт хатына лаек булды. Өлкәннәребез “Светводканал” җәмгыяте директоры Дамир Галиевтан да тәбрик сүзләре кабул иттеләр. 

Сабантуй истәлекле мизгелләргә бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев