САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районда көзге чакырылыш кампаниясенә старт бирелде

булганча, 1 октябрьдән ил күләмендә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясенә старт бирелде.

Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Бүген исә хәрби комиссариатның район бүлегендә көзге чакырылыш буенча район комиссиясенең беренче утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе Фәндәс Вәлиев алып барды.

Беренче утырышка армия сафларына алынырга тиешле дистәләп егет чакырылган иде. Утырышта тагын бер кат аларның һәркайсының документлары барланды, сәламәтлек, белем дәрәҗәләре, кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләүләре игътибарга алынды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу юлы утырышка чакырылган егетләрнең барысы да – урта махсус яки югары белемлеләр. Укып бетереп, инде хезмәт чыныгуы да алырга өлгергәннәр. Хезмәт итәчәк гаскәр төрен билгеләгәндә, аларның сәламәтлек, белем дәрәҗәләре һәм үз теләкләре искә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев