Районда юллар төзелеше дәвам итә
Республикада, шул исәптән – районда да, «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында күләмле эшләр башкарыла.
Пәнҗешәмбе Казанда аның быел тормышка ашырылуына нәтиҗә ясалды. Бу уңайдан Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин чыгыш ясады.
Безнең районында юллар торышы өчен «Татавтодор» җәмгыятенең Түбән Кама филиалы «Сарман» юл ремонт-төзелеш участогы начальнигы Нәфис Фәсхетдинов һәм «Татнефтедор» җәмгыятенең Азнакай автомобиль юллары идарәсенең Җәлил участогы начальнигы Илшат Галиәхмәтов җавап бирәләр. Күптән түгел алар район Советында оештырылган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар, район территориясенә караган юлларга хезмәт күрсәтү буенча агымдагы елның ун аенда башкарылган эшләр, кышкы сезонга әзерлек турында сөйләделәр.
Башкарылган эшләр турыда тулырак язманы район газетасының киләсе саннарыннан укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев