САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда ягулык сезонына әзерлек бара

Бүген район Советында узган дүшәмбе киңәшмәсендә каралган төп мәсьәләнең берсе кышкы ягулык сезонына әзерлек иде.

Бу уңайдан иң элек сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдиновка бирелде. Ул 2023-2024 елларга районда объектларның ягу периодына әзерлеге торышы хакында сөйләде. Теманы «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» җәмгыятенең Сарман энергорайоны начальнигы Радис Ризатдинов, идарәче компания директоры Алмаз Мәүләвиев дәвам иттеләр.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган район Советының гомуми бүлек начальнигы Алина Алиуллина социаль челтәрләр белән эшкә тукталды, актив хезмәттәшлеккә чакырды.

Район мәшгульлек үзәге белгече Алина Нуртдинова инвалидларны эшкә урнаштыру хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев