САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда август киңәшмәсе үтте

Бүген август конференциясе кысаларында район мәдәният йортында район педагогик хезмәткәрләренең пленар утырышы үткәрелде.

Ул “Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз” дигән тема астында үтте.
Аның эшендә җирле һәм район Советлары депутатлары, җирлек башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм мәгариф хезмәткәрләре катнаштылар.
Утырышта катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова 2021-2022 нче уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына бурычлар белән таныштырды. Утырышта шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең чыгышлары тыңланды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Айгөл Кашапова катнашты һәм киңәшмәгә йомгак ясады. Соңыннан хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә һәм аерым коллективларга республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, район Советы, мәгариф бүлеге бүләкләре тапшырылды.
Мәгариф хезмәткәрләрен районыбызның мәдәният хезмәткәрләре дә сәламләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев