Районда алдынгы төзүчеләр һәм физкультурачылар бүләкләнде
Бүген Сарманның Үзәк ял паркында төзүчеләр һәм физкультурачылар көннәре уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде.
Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм бәйрәмнәр уңаеннан матур теләкләрен җиткерде. Ул районның төзелеш оешмаларында, спорт учреждениеләрендә тырыш хезмәт куйган алдынгыларга Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Алар һәм бәйрәмдә катнашучылар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк иттеләр. “Татарстанда җәй” проекты кысаларында узган чарада укучылар да күргәзмә чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев