САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы үзара аңлашып яши

Әхлаклылык нормалары турындагы бәхәсләр, мөгаен, кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле барадыр.

Һәркем «әхлакый кыйммәтләр», «этика» дигән төшенчәләрне үзенчә аңлый шул. Бер буын вәкилләре өчен норма булып саналган әйберләрне икенче буын вәкилләре кабул итеп бетермәскә дә мөмкиннәр.
Сер түгел: хәзерге заман кешесе, элеккерәк заманнар белән чагыштырганда, үзен иркенрәк тота. Теләгән киемен кия, ризыгын ашый, машинасын алыштыра — акчасы гына булсын! Эшләмичә, кәеф-сафа корып кына ятучылар да хәзерге дөньяда юк түгел. Яшь буын вәкилләре дә, курыкмыйча, үз фикерләрен әйтә алалар. Әлбәттә, элек күргәннәре белән чагыштыра алган өлкәнрәк кешеләргә күп нәрсә дөрес түгел булып тоелырга мөмкин. Шуның аркасында, еш кына аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга.
Райондашларыбызның әхлаклылык турында нинди фикердә булуларын беләсегез киләме? Район газетасының 5 апрель санын укыгыз.
Сүз уңаеннан
Бүген Халыкара әхлаклылык көне билгеләп үтелә. Бу — календарьда шактый яңа дата, аңа нигез 2019 елда гына салына. Ул халыкның игътибарын дуслык культурасына җәлеп итәргә өнди.

Рәсем — ru. freepik. com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев