Район укытучыларын Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова тәбрикләде
Укытучылар көненә багышланган чара район мәдәният йортында узды.
Иң элек район мөгаллимнәрен онлайн-режимда РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов тәбрикләде. Аннан изге теләкләрен район башлыгы Фәрит Хөснуллин җиткерде. Ул фидакарь хезмәт куйган педагогларны район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләде. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова да укытучыларга бәйрәм сәламнәре ирештерде һәм бүлекнең грамоталарын тапшырды. Тармак ветераннарын тәбрикләү өчен сүз район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаковка бирелде. Ул бәйрәмнең өлкән кунакларына якташыбыз Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән берлектә әзерләнгән күчтәнәчләрен дә тапшырды.
Соңыннан район укытучыларына музыкаль бүләк әзерләнгән иде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин ярдәме белән мөгаллимнәрне Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова тәбрикләде.
Видеоларны түбәндәге сылтама буенча кереп карагыз👉 https://vk.com/wall-39161733_152740
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев