Район өлкәннәре республика Спартакиадасында – беренче
31 май көнне башкалабыз Казанда өлкәннәр арасында XIV “Өченче буын” республика Спартакиадасы үткәрелде.
Ул Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды. Аның максаты, озын гомерлелекнең нигезе буларак, өлкән яшьтәгеләр арасында физкультура һәм спортны пропагандалау һәм популярлаштыру булды.
Спартакиада иң элек районнарда үткәрелде. Иң җитезләр республика этабына үттеләр. Финал ярышларында районнардан – 43, Казан шәһәреннән 7 команда катнашты. Ә районыбыз данын 8 спортчы яклады. Роберт Гәрәев һәм Рузалия Сираева – өстәл теннисы, Зөлфия Фәттахова һәм Рамил Талибуллин – йөзү, Галия Гәрәева һәм Раян Әхмәтбаев – дартс һәм ату, Илһамия Кутусова һәм Рамил Тимербаев – җиңел атлетика буенча көч сынаштылар. Рамил Тимербаев (Әлмәт авылы) белән Зөлфия Фәттахова (Саклаубаш) зур җиңүгә ирештеләр – үзләре катнашкан спорт төрләрендә I урын яуладылар. Калганнар да матур нәтиҗәләргә ирештеләр.
Бу хакта Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Нурсинә Хәйруллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев