САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район музеенда күчмә күргәзмә эшли

Бөек Җиңүнең – 80, Ватан сакчылары елына багышлап эшләнгән “Герой әтисе” (“Отец героя”) дип исемләнгән республика күчмә күргәзмәсе безнең Сарман районына да килеп җитте.

Ул районның туган якны өйрәнү музеенда урнаштырылды. Бүген, ягъни 8 август көнне, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашындагы чарада ачтылар. 

- Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә 400гә якын егетебез катнаша. Аларга, аларның гаиләләренә эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерәм. Теләгем: дөньялар имин булып, тизрәк ир-егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде. Ә тынычлык өчен гомерләрен биргәннәрнең якты истәлеге алдында без баш иябез, - диде Фәрит Мөнәвир улы.  

Күргәзмәдә 45 фоторәсем тәкъдим ителә. Шулар арасында Рәсәй геройлары, башка төрле дәүләт бүләкләренә ия булганнар да бар.

- Араларында безнең якташларыбызның әтиләре дә бар. Берсе – Дилүснең әтисе Гөлүс Насыйбуллин, икенчесе – Комбаров Алексейның әтисе Алексей Николаевич. Әтиле-уллы – икесе дә хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар да бар. Әлеге күргәзмә 18 августка кадәр торачак, теләгәннәр аның белән таныша алалар, - диде музей директоры Дания Кәшипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев