САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район мәдәният йортында Шахмат сөючеләр түгәрәге эшли башлады

Күпләр өчен шахмат яраткан ял итү ысулы булып тора.

Шундыйлар рәтенә Сарманнан Камил Дияров та керә. 

Ул район мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшли, Сарман халык театры составында чыгыш ясый. Камил абыйның шахмат яратуы шул дәрәҗәгә җиткән ки, ул мәдәният йортында Шахмат сөючеләр түгәрәге оештырырга булган. Анда теләгән һәркем йөри ала. Алга таба катнашучыларны яшь буенча бүлү, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү дә планлаштырыла. Бүген башланып киткән уеннар бик күңелле, концерт номерлары белән үтә.
Белешмәләр өчен телефон: 89063300877 (Камил Дияров)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев