САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район эшмәкәрләрен хөрмәтләделәр

Россия эшмәкәрлек көне уңаеннан, бүген “Сарман” кинотеатрында район эшмәкәрләрен хөрмәтләү тантанасы узды.

 Иң элек бәйрәм кунакларын район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, изге теләкләрен җиткереп, районның икътисади үсешенә өлеш керткән, хәйриячелек гамәлләрендә актив катнашкан эшкуарларны бүләкләде. Район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов, шәхси эшмәкәр Венера Хөсәенова, эшкуар гаиләләр дә үзләренең матур теләкләрен әйттеләр. Җәмәгать эшләрендә актив катнашканнар “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллинаның Рәхмәт хатына да лаек булдылар. Чара мул табын артында узды. Бәйрәмне “Сарман” кинотеатры директоры Ринат Шәрәфетдинов, уеннар, тәбрикләүләр белән аралаштырып, бик күңелле итеп алып барды. Мәдәният йортының сәнгать осталары иң дәртле җырларын бүләк иттеләр.
Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев