Бүген Казанда «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең ХХ съезды уза.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
«Бүген Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы егерменче – юбилей съездын уздыра. Бүгенге көндә без – Россиянең иң күп муниципалитетлар саны (956) булган төбәге. Җирле үзидарә системасында 15 меңнән артык депутат һәм муниципаль хезмәткәр эшли», - ди үз чыгышында «ТР муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
Съездда район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә катнаша.
Нет комментариев