Район «Ак калфак» оешмасы «Әбием җылысы» проектына старт бирде
Хәбәрләр

Район «Ак калфак» оешмасы «Әбием җылысы» проектына старт бирде

-

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман бүлеге «Әбием җылысы» милли проектын башлап җибәрде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән район балалар бакчаларында нәниләребезгә ак әбиләребез белән аралашу, күрешү, милли гореф-гадәтләребезне саклый торган уеннар уйнау, телебез, динебезне аларга ана телебездә җиткерү максаты куелган очрашу Лилия балалар бакчасында башланып китте. Бала күңеле- чиста һәм эчкерсез, ак әбиләребез тарафыннан, анда бары тик хәерле, бәрәкәтле нигез салсак, уңышның нәтиҗәсе, киләчәгебез тыныч, матур булыр.


Нет комментариев