Парад, елдагыча, бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше булды
Парад һәр елны Бөек Җиңү бәйрәменең иң дулкынландыргыч, игътибарны иң нык җәлеп итә торган, күпме карасаң да ялыктырмый торган өлеше була.
Быел да бәйрәмдә катнашучылар аны игътибар белән карадылар, һәр мизгелен истә калдырырга, фотосурәтләргә сеңдереп калырга тырыштылар.
Тигез сафлар булып, ветераннар алдыннан иң элек район үзәгенең бакча балалары, алар артыннан булачак ил сакчылары – районда гына түгел, республика, Россия күләмендә дә дан тоткан Сарман аграр көллияте студентлары атлады. Яшьармиячеләр, Әфганстан, Чечня кебек “кайнар нокта”ларда, ил чикләрендә, Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә һәм башка урыннарда хезмәт иткән ветераннар үтте. Бүгенге көндә аларның сафын махсус операциядә хезмәт итүче егетләребез тулыландыра. Сарман гимназиясе, Сарман һәм Петровский Завод урта мәктәбе укучылары, «Алдынгылар Хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте район бүлекчәсе әгъзалары, район үзәк хастаханәсе һәм район оешмалары хезмәтчәннәре дә аңа ныклы әзерлек белән чыкканнар. Шунысын да әйтергә кирәк: парадта катнашучыларның саны елдан-ел арта бара – быел аларга Зур Нөркәй мәктәбе укучылары да кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев