Организмны витаминнар белән тукландырырга кирәк
Безнең сәламәтлегебез яшәү рәвешенә, нинди ризыклар белән туклануыбызга нык бәйләнгән.
Әз генә кәеф төшсә, хәлсезлек сизсәк тә, баш авыртса да, тизрәк дару эчәргә тотынабыз. Бәлки, ашыкмаскадыр? Организмны даруга күнектерү файдага түгел. Халык медицинасына таянып эш итсәк, ниндидер күнегүләр эшләсәк, яхшырак түгел микән? Күп нәрсә үзеңне ничек программалаштыруга да бәйле бит! Аннан туклану рационына файдалы һәм натураль ризыклар өстәү дә сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Организмны витаминнар белән тукландырырга яшел тәмләткечләр дә зур ярдәм итәчәк. Хәзер кибетләрдә ел әйләнәсе җаның теләгән яшеллекне, җиләк-җимешне табарга мөмкин. Шулай да бакчада үскәне тәме ягыннан да, файдасы буенча да өстенрәк. Экологик чиста продукция икәнен белеп кулланасың.
УКРОП
Калий, кальций, тимер, фосфор кебек микроэлементларга, төрле витаминнарга, эфир майларына бай укропны бөтен ризыкка да кушып ашарга мөмкин. Ул ашказаны һәм эчәклек авырулары булганда файдалы. Укроп орлыгы төнәтмәсен сидек юллары авырулары булганда эчәләр. Кан басымын нормальләштерергә, йөрәк эшчәнлеген яхшыртырга да ярдәм итә бу үсемлек.
ПЕТРУШКА
Петрушка яфракларында РР, К, С, В1, В2 кебек витаминнар, каротин, углеводлар, аксымнар, фолий кислотасы, минераль тозлар бар. Яшеллекне шулай ук ашказаны, астма һәм бронхит, йөрәк авырулары вакытында кабул итәргә киңәш ителә. Петрушка депрессиядә булган кешеләргә дә уңай тәэсир итә. Аннан ясалган кайнатма агуланганда уңай тәэсир итә, төрле бөҗәкләр тешләгәндә, яраны төзәтүгә ярдәм итә. Косметологиядә төнәтмә майлы бит тиресенә битлек сыйфатында кулланыла.
СЕЛЬДЕРЕЙ
Анысы С, В1, В2, А витаминнарына, магний, йод, фосфор, тимер, кальций кебек мине¬раль матдәләргә бай. Сельдерей матдәләр алмашының нормальләшүенә булыша, организмны шлаклардан чистарта, тоз катламын киметә, бөер, бавыр, сидек куыгы авырулары булганда кулланыла. Шулай ук нерв системасына уңай йогынты ясый, йокыны нормальләштерә, организмның гомуми тонусын күтәрә, эшкә сәләтлелекне яхшырта. КЫЧЫТКАН
Кычыткан тулаем организм өчен файдалы. Хәтта киптерелгән кычыткан яфракларында да бик күп файдалы витаминнар һәм микроэлементлар саклана. Аннан ясалган төнәтмә гипертония вакытында ярдәм итә, матдәләр алмашын яхшырта, нерв системасын тынычландыра. Бронхит һәм астма, гастрит, холецистит, пиелонефрит һәм цистит белән көрәшә. Май кычытканы аеруча файдалы.
ЯШЕЛ СУГАН
Аны теләсә нинди ризык белән ашый алабыз. Ул ризыкка тагын да тәм кертеп җибәрә. Эчәклекләр өчен аеруча файдалы булуын әйтергә кирәк.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев