Өч янгынга да саксызлык сәбәпче
Хәбәрләр

Өч янгынга да саксызлык сәбәпче

-

Узган атнада районда өч янгын очрагы теркәлде. Күзәтчелек бүлегеннән хәбәр итүләренчә, аларда бер мунча һәм ике йорт янган. Тулысы белән янып бетмәсәләр дә, өч корылманың өчесе дә шактый зыян күргән.

— Гражданнарның электр җиһазлары һәм приборларыннан файдаланганда аеруча сак һәм игътибарлы булулары, кагыйдәләрне төгәл үтәүләре сорала. Ә бәйрәм көннәрендә икеләтә уяу булулары таләп ителә, — диде Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек бүлеге начальнигы Радик Госманов.


Нет комментариев