Җөмһүриятебез башкаласында яңа һәйкәл ачылды
«Бу һәйкәл илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташларыбызга багышлана», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы башкалабызның Җиңү паркында совет сугышчысына һәйкәл ачуда катнашты.
«Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек Җиңенең 75 еллыгы белән котлыйм!» — дип башлады ул сүзен.
Президент Һәйкәлнең образы - 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байракны кадаган татар улы Гази Заһитов икәнлеген хәбәр итте. Ул яңа һәйкәлнең илебез өчен дәһшәтле елларда ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән якташларыбызга багышланганын билгеләп үтте. “Солдат шинеле кигән 700 мең кешенең һәр икенчесе тиңдәшсез сугышта башын салган. Алар истәлеге татарстанлылар күңелендә мәңге сакланачак!» — диде ул.
Президент барлык ветераннарга, бәйрәмдә катнашучыларга озын гомер, сәламәтлек теләде. «Җиңү көне – безнең һәркайсыбыз өчен изге бәйрәм, ул киләчәк буыннар күңеленә дә иң кадерле бәйрәм булып кереп калыр дип ышанам. Илебездә сугыш уты башка кабынмасын, җирдә тынычлык булсын!» — дигән теләкләрен җиткерде.
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов бәйрәмдә онлайн катнашып, котлау сүзләрен җиткерде. «Истәлекле датага барлык кешелек дөньясы әзерләнә. Без шуның белән бәхетле, фашист илбасарларын җиңә һәм кешелек дөньясын алардан азат итә алдык», — диде. Искәртеп үтәбез: ул солдат шинелен 16 яшьтән үк кия һәм илбасарларга каршы сугыша.
«Бу совет халкы өчен кырыс еллар иде, ләкин тыл, безнең хатын-кызларны искә аласы килә, алар Җиңүгә зур өлеш кертте. Бу бөек бәхет озак елларга булсын!» — дигән теләктә калды.
Биредә «Гази Заһитов исемен онытмыйк» дигән сүзләр кертелгән, Җиңү көненә багышланган җырны Рөстәм Асаев башкарды. Тантанада Совет сугышчылары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Рәсми затлар яңа 9,5 метр биеклектәге һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Ахырдан күмәк рәвештә «День Победы» җыры башкарылды.
Тантанада, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
· Икенче Бөтендөнья сугышында миллионлаган кешене гомере өзелә. Сугышка ТАССРдан 700 мең кеше китә, яртысы әйләнеп кайтмый.
· Һәйкәлне Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы ясаган.
· Гази Казыйхан улы Заһитов Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка китә. Гаскәр белән Берлинга кадәр җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләр арасында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев