Мортыштамак укучылары экологик сукмаклар буйлап сәяхәткә чыктылар
.
Туган якның табигатен өйрәнү, аны саклау максатларында һәм туризм көне уңаеннан, Мортыштамак мәктәбе укучылары, укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен экологик поход оештырылды. Матурлык эзләп, әллә кайларга барасы да түгел, күңел күзең белән тирә-якны күзәтергә генә кирәк икән. Авыл тау итәгенә, Мортыш елгасының Минзәлә елгасына койган тамагында урнашкан ул матурлык. Урыны-урыны белән Кавказ тауларындагы елгаларны хәтерләтеп ташлы елга булып ага ул. Авыл тарихы, аның табигате хакында укучыларга укытучылары Фәнис Фәвәрис улы бик тәфсилләп аңлата.
- Үзебез белән ризыклар да алган идек,табигать кочагында күңелле итеп, бергә-бергә ашап, чәйләр эчеп, ял итеп кайттык. Рәхәт ял иттек, укытучыларыбызга рәхмәт. Төрле киртәләр аша үтеп, үзебезне ныклыкка да сынадык, - диделәр укучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев