Мөдәссир абый чыбыркы үрергә өйрәтә +ВИДЕО
.
Күктау авылында яшәүче атлар асраучы Мөдәссир Таҗетдинов атларын көтәргә чын күннән үрелгән чыбыркы белән чыга.
- Бу чыбыркыга 5-6 ел инде. Күнне ат тиресеннән Багражда яшәүче бер бабай ясап бирде. Ат тиресен үзем илтеп бирдем. Ул бабайның хәзер исәнме-түгелме икәнлеген дә белмим. Ә менә чыбыркысы кичә генә үрелгән кебек. Аны 12 телемнән үзем үрдем, үреп бетергәндә, 8 гә күчтем. Яңгырда чыланса, кайткач, күләгәле урында киптерәм, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев