САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Миңнеханов хезмәт хакының бер өлешен Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм буларак җибәрде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең хезмәт хакының бер өлешен зыян күргән Курск өлкәсе халкына ярдәм буларак җибәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Төбәк җитәкчесе инициативасын Рәиснең администрациясе, Дәүләт Советы аппараты һәм Министрлар кабинеты хезмәткәрләре дә хуплаган. Алар үзләренең бер көнлек хезмәт хакын зыян күргән тыныч халыкка ярдәм буларак тапшырырга булган.

«Татарстан Республикасы халкы ватандашларыбыз белән булган фаҗигане авыр кичерә. Россия һәрвакыт шәфкатьлелек һәм үзара ярдәм итешү традицияләре белән дан тотты. Бу барлык конфессияләр һәм милләтләрнең йөрәгендә чагылыш таба. Бергә булыйк. Авыр минутларда безнең игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итик», - дип белдерде Миңнеханов.

Украина Кораллы көчләренең һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Курск өлкәсендә йөзләгән кеше зыян күрде, дистәләгән мең кеше үз йортларын калдырып китте һәм хәзерге вакытта вакытлыча урнашу пунктларында.

Татарстан халкы, әлеге максаттан ачылган махсус республика счетына акча җибәреп, ватандашларына ярдәм итә ала:

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р / с 40703810100020000999 «АК БАРС» БАНК гавами акционерлык җәмгыяте

БИК 049205805

К/с 30101810000000000805

Түләүнең билгеләнүе турындагы юлда «Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм» дип күрсәтергә кирәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-xezmat-xakynyn-ber-olesen-kursk-olkasenda-yasaucelarga-yardam-bularak-ibarde-5891831

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев