-
15 май — Халыкара гаилә көне уңаеннан уздырылган тантанада «Минем гаилә» район конкурсы җиңүчеләрен дә билгеләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйгене Җәлил балалар сәнгать мәктәбе оештырды. Анда 7-14 яшьлек балалар һәм укучылар катнаша алдылар. Сарманда узган чарада авыл җирлекләре һәм район үзәгендә укучылар бәяләнсә, ә поселокның кечкенә сәнгать осталарын Җәлилдә узачак бәйрәмдә бүләкләячәкләр.
Нет комментариев