Мәртәбәле якташларыбызга багышланган стела бер исемгә тулыланды
Район үзәгендә урнашкан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларына багышланган стела бүген янә бер исемгә тулыланды.
Анда якташыбыз – язучы, драматург, “Мәхәббәт сүзлеге” пьесалар җыентыгы һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗаты өчен Дәүләт премиясенә ия булган Мансур Аяз улы Гыйләҗевнең фоторәсеме куелды.
- Республикада әлеге дәрәҗәле исемне алучыларның күпчелек өлешен сарманлылар тәшкил итә. Без моның белән бик горурланабыз, - диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин, тантанада чыгыш ясап.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мансур Гыйләҗевнең “Казан егетләре” комедиясеннән өзек тә күрсәттеләр. Сәхнә артистларына тиң осталыклары белән алар чарада катнашучыларны сокландырдылар. Шулай ук төрле мастер-класслар да эшләде. Район үсешенә өлеш керткән райондашларыбызның хезмәте бәяләнеп, аларга Мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев