Май аенда ниләр эшләргә?
Гардероб һәм документларга ревизия үткәрәбез.
Урын күбрәк булсын өчен, ярты елга бер киемнәр шкафын һәм стеллажларны кирәк булмаган әйберләрдән азат итәргә кирәк.
Аяк киемнәрен тәртипкә китерегез. Кышкыларын чистартыгыз, кирәк икән, ремонтка бирегез һәм алып куегыз. Аяк киемнәрен махсус тартмаларда саклау уңайлы. Бу сезонда киячәк аяк киемнәрен барлау да кирәк.
Өйне гөлләр, зәвыклы аксессуарлар, кулдан эшләнгән эшләнмәләр белән бизәгез.
Балкон һәм верандаларны тәртипкә китерегез. Аларны да гөлләр белән бизәү бик отышлы. Гөлләр бәйрәм төсе һәм уңайлылык бирәләр.
Көннәр җылыну белән, тәрәзәләрегезне юып алыгыз. Өегез яктырып һәм иркенәеп киткәндәй булыр.
Ялларда берәр көн организмыгызны шлаклар һәм токсиннардан чистартып алыгыз. Моның өчен көн буе өйдә ясалган натураль ско һәм смузи гына эчеп торыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев