Җәлил картлар йортында Бөек Җиңү көнен билгеләп үттеләр
Бүген, 9 май көнне, Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җиңү көненә багышланган чаралар җылы һәм бәйрәмчә узды.
Директор барысын да Җиңү көне белән котлады һәм тыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, иминлек һәм озын гомер теләде.
Ветераннарга Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Президенты һәм Сарман районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары тапшырылды.
Район хакимияте вәкилләре тапшырган кучтәнәчләрдән биредә яшәүчеләр өчен бәйрәм өстәле әзерләнде.
Оешманың администрациясе интернатта яшәүчеләр исеменнән Җиңү көненә багышлап китергән күчтәнәчләр һәм бүләкләр өчен Сарман районы җитәкчелегенә ихлас рәхмәт белдерә. Рәхмәт сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев